Шикәять

, Общество

Без — татар мәселманнары — бер-беребезне хөрмәт итеп яшәргә тиешлебез Ни кызганыч, безнең арада күп вакытта төрле-төрле ыгы-зыгылар чыгып кына тора. Шул бәхәсләрнең берсе — мәетнең өчесен, җидесен, кырыгын уздыру һәм уздырмау хакында. Кайбер кешеләр мәет мәҗлесләре хакындагы ыгы-зыгыны бары тик гарәп иленә барып укып кайтучылар гына чыгара дип санап яла ягалар һәм бары тик укып кайтучыларны гына гаеплиләр.
Мөхтәрәм баш казый һәм Татарстан казыйлары! Гарәп иленә укырга баручылар анда 1993 нче елда гына китә башладылар. Алар укырга киткәндә аларның берсе дә мәет мәҗлесләре хакындагы проблемаларны белмиләр иде. Мин үзем гарәп иленә киткәнче һәм аннан кайткач та 2002 нче елга кадәр мәетнең өчесенә дә, җидесенә дә, кырыгына да, елына да йөрдем һәм гарәп иленә баручыларның күп өлеше укырга киткәнче минем шикелле мәҗлесләргә йөрегәннәрдер дип уйлыйм.Ләкин 1993 нче елда Татарстаннан шәкертләр укырга киткәч, мәетнең өчесен, җидесен, кырыгын һәм елын үткәрергә ярамый дигән эчтәлеккә ия булган фикерләр язылган китаплар басылып чыкты. Аларны 20 шәр мең тираж белән бастырдылар. Бу сүзләрне дәлилләп сезгә исбат итәсем килә.

Беренче. Бу китапларны чыгаручы Татарстан җүмһүрияте мөселманнарның Диния нәзарәте Президиумы әгьзасы, хәзерге вакытта мөфтинең уку-укыту буенча урынбасары, “Апанай” мәчетенең имам-хатыйбы, Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб. Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб “халык укысын” дип Мәрван Ибраһим Ал-кайсы язган “Ислам әхлагы һәм гадәтләре” — исемле китапны 1994 нче елда 20 мең тираж белән бастырып чыгарып халыкка сата. Мин аны “Мәхәммәдия” мәдрәсәсе янына урнашкан китап кибетеннән 2012 нче елның 3 нче мартында сатып алдым, накладное миндә саклана. Аның икенче битендә Казан “Мәхәммәдия” институтының гыйльми советы карары белән басыла”- дип тә язылган һәм ул китап бүгенгесе көндә дә“Мәхәммәдиядә” укытыла. Титул битен карагыз.

Китапның ахырында 20 мең тираж белән чыкканына һәм 1994 нче елда май аеның 16 нчы числосында басылырга кул куелганлыгына да дәлил бар.

Бу китапның 111 нче битендә менә нинди сүзләр язылган:
“Мөселман үлеме белән бәйле яңа кертелгән йолаларны (бидгатьләрне) үтәмәскә кирәк, мәсәлән, моңа җидесен, кырыгын үткәрү һәм башкалар керә” — диелгән.
1994 нче елда мин һәм гарәп иленә минем белән киткән шәкертләр барыбыз да чит илдә идек, ә ул елларда Вәлиулла Якъкуб Татарстанда иде. Ул халыкка бу китапны әзерләде. Китапны әзерләүче кеше бу китапны әзерләр алдыннан гадәттә бер генә мәртәбә булса да укып чыгарга тиешле икәнлеге 7 яшьлек балага да аңлашыла булса кирәк, шулай ук “Мәхәммәдия” институтының гыйльми советы карар чыгарганчы бу китапны укыган дип ышанабыз. Шулай итеп, бу китап 1994 нче елда бастырыла һәм дөнья күрә. Шул елда ук бу китаптагы мәет хакындагы фикерне халык укый башлаган дип әйтеп була. Тагын бер кат исегезгә төшереп әйтәм: без гарәп илендә идек, бу фикерне эченә алган китапны без түгел, Вәлиулла Ягъкуб бастырып таратты.Ул аны бер генә мәртәбә дә бастырмаган, бәлкем беткән саен тышларын үзгәртепме, әллә барысын бер юлымы яңадан яңа китапларны бастырганлыгы да билгеле. Менә аларның тышлыклары. Бу китапларның өчеседә бездә бар.

Бу китапларның һәрберсе дә 20 шәр мең тираж белән чыкканлыгы язылган. Әгәр дә бу өч төстәге китаплар 20 шәр мең данә чыгып халыкка таралган булса, болар үзләре генә дә 60 мең кешегә барып җиткән дигән сүз.

Икенче. Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб 22.11.1995 нче елда Ризаэтдин Фәхретдин хәзрәтләренең “Җәвамигуль кәлим шәрхе” дигән китабын тагын 20 мең тираж белән бастырып чыгарып сата.
Менә аның тышкы бите.

Бу китапның 177 нче битендә: “Сәдака бирүләрен өмет итеп үлекләр өстендә Коръән уку, тәһлил һәм тәсбих белән шөгыльләнү, каберләрдә сәдакалар өләшү, мәетне күмгәннән соң беренче, өченче, җиденче, кырыгынчы һәм елы тәмам булган көннәрдә мәҗлесләр үткәрү, Корьән укытып, укыган кешеләргә сәдака өләшү, каберләр өстенә мәчетләр һәм яки башка биналар салу, шәмнәр яндыру һәм башкалар — болар артыклыктыр” дигән сүзләр язылган.
Татар мәселманнары бу язмаларны 1994-1995 нче еллардан бирле укый. Китапны язган мөселман вафат булган, Аллаһының рәхмәтендә булсын, ә инде ошбу китапны бастыручысы сатып акча эшли, халык бу китапны укып берсен-берсе яманлап дошманлаша. Кем гаепле моңарга? Язучымы, бастырып акча эшләүче Винерулла Ягъкубмы, әллә исемен үзгәрткән Вәлиулла Ягъкубмы, әллә халыкмы? Әллә 1995 нче елда гарәп илендә гыйлем алучы шәкертләрме? 1995 нче елларда шәкертләр гарәп иленнән кайтмаганнар иде әле. Ә 20 шәр мең китап халыкка таралды. Инде тагын без гаеплеме?!
Хөрмәтле казыйлар, мин сездән Вәлиулла хәзрәтнең 1994 нче елда 120 битле “Ислам әхлагы һәм гадәтләре” дигән китапны 20 мең тираж белән, 1995 нче елда “Җәвамигуль кәлим шәрхе” дигән 608 битле китапны кризис вакытында 20 мең тираж белән бастырып чыгарырга тау кадәрле акчаларны каян алган икәнлеген сорамыйм һәм ул китапларны сатып акчасын кая куйганын да сорамыйм. Аларын кыямәт көне җиткәч Аллаһы Тәгалә, яисә дөньяда кем кызыксына шул сорый ала. Бәлкем мин кем фетнәне чыгаручы, кем гаепле икәнне сорыйм.

Өченче. Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб “Ислам әхлагы һәм гадәтләре” исемле Мәрван Ибраһим әл-Кайси дигән кешенең китабын урыс теленә дә тәрҗемә кылдырып нәшер иткән, аның урысча тәрҗемәсе: “Исламские мораль и манеры” дип атала.1994 елда 500 тираж белән бастырылган. Бу китапның 100 нче битендә: “Необходимо избегать все нововведения (бидъа) связанные со смертью мусульманина, (такие как справление сорокового дня и т.д.)” диелгән.

Дүртенче. 1333 нче һиҗри, 1915 нче милади елында Мәрҗәни хәзрәте хакында “Мәрҗәни җыентыгы” дигән 639 биттән торган зур бер китап бастырып чыгарганнар. Бу китапны хәзерге татар теленең кириллицасына әйләндереп Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб ике кисәккә бүлеп бастырып чыгарган.
Мәрҗәни хәзрәтнең васыятен укырга теләгән -кызыксынган кешеләр булса, алар аны Казан шәһәрендәге “Мөхаммәдия” мәдрәсәсе бинасында урнашкан китап кибетләреннән дә сатып алып укып карый алалар. Китап ике кисәктән тора: беренче кисәге 236 бит булса , икенче кисәге 196 бит.

Китапның икенче кисәгенең 170 нче битендә “Гүр сәдакасы бирү, һәм өченче, җиденче көннәрдә аш булмас. Кирәк нәрсәләр түгел ” дип Мәрҗәни хәзрәтнең васыяте язылган. Ул китапны гарәп хәрефләреннән хәзерге татар хәрефләренә күчереп язучысы Д.Шаймурзин. Аны, ягъни “Мәрҗани җыентыгы” дигән китапны, иман нәшрияты 2001 нче елда бастырып чыгара, мин аны 2011 елда Казаннан сатып алдым. Титул битендә: “Бастыру өчен җаваплы: Татарстан җөмһүрияте Мөфтиенең урынбасары, “Апанай” мәчетенең имам-хатыйбы Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб”- диелгән.

Мин гарәп иленнән 2000 нче елда кайттым. Мин әле аннан кайткач та мәетнең өче, җидесе, кырыгына һәм елына йөрергә ярамаганын белсәм дә, мәҗлестә тәмле ризыклар күп булганга һәм акчалар бик күп кергәнгә нәфесемне җиңә алмыйча дин таратырга бер сәбәп дигән сылтау белән йөрдем. Берәр гарәп илендә укып кайткан дустым бу мәсъәләдәге сорауны биргәндә, мин төрле сәбәпләр табып аңарга: “ Мәет мәҗлесләренә дин таратыр өчен барырга кирәк” дип әйтә идем. Ә менә мин 2001 нче елда Вәлиулла Ягъкуб бастырган китапларны тагын бер кат укыгач, бигрәк тә Мәрҗәни хәзрәтенең “Гүр сәдакасы бирү, һәм өче, җиденче көннәрдә аш булмас. Кирәк нәрсәләр түгел”- дип әйткән васыятен укыгач, миңа Мәрҗәни хәзрәтенең васыяте бик нык тәэсир итте, йөрергә ярамаганлыгын ныклап аңлап андый мәҗлесләргә йөрүдән туктадым. Хәзер андый мәҗлесләргә чакырсалар да, төрле-төрле сәбәпләр табып, бармаска тырышам. Әгәр бу алда санап үткән китаплар булмаса һәм миңа алар турында беркем дә әйтмәгән булса, аның бидгать икәнлеген каян белер идем? Кеше бит белеп тумый, ул ишетеп яисә укып, яисә Аллаһының илһамы белән генә белә ала. Мин дә өчесе, җидесе, кырыгы һәм мәетнең елын үткәрергә ярамаган хөкемнәрне алдагы санап үткән китаплардан укып һәм Нурулла хәзрәттән ишетеп белдем. Бу китапларны чыгармаган булсалар һәм Нурулла хәзрәт һәм кайбер башка кешеләр аны әйтмәсә, мин аның бидгать икәнен каян белер идем? Мин соңыннан бу мәҗлесләр хакында бик күп эзләндем. Әйе, мин дә мәет ашлары хакындагы җыелган мәгълүмәтләр бик күп. Аның хакында Вәлиулла хәзрәттән тыш та китап язучылар һәм бастыручылар булганлыгын белдем. Ләкин ул китаплар әлегә кибет киштәләрендә 20 шәр мең тираж белән сатылмыйлар. Аларның кайберләре гарәп телендә, кайберләре урыс һәм башкорт телләрендә дөнъя күргән.
Бишенче. Вәлиулла Ягъкубның бу мәсъәләдәге фикере бу китапларны бастырганда нинди булгандыр, анысын мин белмим. Әйе, ул хәзер андый мәҗлесләрне үткәрергә кирәк дип сөйли һәм “Сохранение татаро-мусульманской религиозной идентичности”- дигән мәкалә астында: “Ваххабиты отвергают поминки третьего дня, но в хадисе от Абдуллы ибн Джафара р. ясно сказано, «что Пророк с. не приходил к семье (умершего) Джафара три дня. После чего пришёл к ним и произнёс: «Не оплакивайте моего брата с сегодняшнего дня!» (Абу Дауд, №4192)- Как видим, поминки третьего дня Пророком с.проводились” дигән хәдис белән ул мәҗлесләрне үткәрергә кирәк дип үзенең “http://islamrt.ru/htm/stat_20-02/stat_hansavar.htm”- сайтында дәлилли һәм гарәп иленнән кайткан кешеләрне гаепләп: “Алар фетнә чыгаручылар”- дип яла яга. Фетнә 1937 нче елларда Сталин тарафыннан туктатылган иде. Мәетнең өчесен, җидесен, кырыгын һәм елын үткәрмәскә кирәк дигән сүзне беркем дә сөйләп йөрмәде. Киресенчә, ул вакытта кеше ач-ялангач иде. Ач — ялангач вакытта “андый мәҗлескә бару бидгать, ярамый”- дип әйтүчеләр үзләре дә җан саклап калу өчен йөгерә -йөгерә барганнардыр дип фаразлап була. Ул вакытта ул мәҗлесләрнең бидгать икәнлеген сөйләргә теләүчеләр булса да, хөкүмәттән куркып, бик күп еллар сөйләнмәде. Ә менә 1994- 1995 нче елларда Вәлиулла хәзрәт ошбу санап үткән китапларны бастырып чыгаргач, бу фикерләрне халык укып карагач, тагын мәетнең өчесе һәм җидесе хакында ыгы-зыгылар башланып китте һәм ул фетнәләр хәзер дә бара. Чөнки Вәлиулла хәзрәтнең бастырып чыгарган китаплары сату киштәләрендә хәзер дә, 2012 елда да сатыла,” Мөхаммәдия” мәдрәсәсендә укытыла.
Аның бастырып чыгарган китапларын халык хәзерге көндә дә укый, бәхәсләшә, бер-берсен тәнкыйтьли, алай гына да түгел, мөселманнар бер-берләре белән дошманлашалар. Вәлиулла хәзрәт эшнең нәрсәдә икәнен аңлагач, Татарстан хөкемәте дә бу бәхәсләрнең Татарстандагы тотрыклылыкны бетерә икәнен аңлап, тынычлыкны булдыру өчен сәбәбенә керешкәч, Вәлиулла хәзрәт “патефон тәлинкәсен” икенче якка борды: ул хәзер мәетнең өчесен, җидесен үткәрергә кирәк дип сәхнәгә менеп җырлый. Ләкин ул бит алда санап үткән китапларны сатып акча эшләвен дәвам итә һәм ул фетнәнең чыгуын теләмәсә дә, аның бастырган китапларын уку сәбәпле арада фетнә чыга. Сүзне бер төрле сөйләп тә, аңа капма- каршы эш эшләгәч, моны ничек аңларга? Ул көн саен диярлек дуслыкны киметә һәм бетерә торган “ваххабит, сәләфит” сүзләрен кулланып китаплар яза, интернетта мәкаләләр урнаштыра. Интернетны ачып карагыз, укыгыз!
Болар дуслыкны булдыра торган гамәлләрме? Юк, әлбәттә. Халык аның мондый сүзләрен ишетеп, укып, тыңлап, гарәп илендә укып кайтканнарга нәфрәтләрен арттыра. Ә мин моңа кадәр түздем, сабыр иттем, беркемгә дә зарланмадым. Әлегә кадәр бер мөселманны да, нинди генә гаеп эш эшләгән булса да, газета битенә дә һәм интернет сәхифәсенә дә аларны гаепләп, Вәлиулла хәзрәт сыман язмадым да, урнаштырганым да булмады. Ләкин халыкка дөреслекне, хакыйкәтьне белдертәсе килә бит. Патшаларыбызда бу хакта хакыйкатьне белмиләр шикелле тоела. Вәлиулла хәзрәт безгә гаәп илендә укыганнарга каршы кешеләрне котыртып нәрсә тели икән. Ул шыпырт кына татар мөселманнарын укып кайтучы шәкертләргә каршы куеп, арада дошманлыкны арттырырга теләмиме икән?
Без, гарәп илендә укучы шәкертләр, гыйлем алганда “илдә сугыш булсын “ дигән ният белән түгел, бәлкем “халык тыныч яшәсен, дөнья белән ахирәттә бәхетле булсыннар” дигән ният белән гыйлем алдык.. Ә Вәлиулла Ягъкуб без кайтканчы белепме, ялгышыпмы китапларны бик күп чыгарды. Әйе , ул да изгелекне теләгәндер. Ул да халыклар Җәннәткә керсен өчен тырышкандыр. Ләкин ул бу санап үткән китапларны чыгарганда, укып чыгып имзасын куйганда, халыклар арасында бәхәс килеп чыгар дип уйламадымы икән? Инде хәзер ул бәхәс килеп чыккан һәм ул: “Бәхәсне мин түгел әнә алар укып кайтучылар чыгарды”-дип укып кайтучыларны гаепли. Нишлисең бит, тәкъдирдә шулай язылган. Без тәкъдирнең яхшысына да, яманына да ышанырга тиешбез. Ләкин без үзебезне халык арасында аңардан каралтырырга һәм безнең өстән яла яктырырга һәм бездән көлеп мәсхәрәләттерергә тиешле түгелбез. Без даныбызны пычратмасыннар өчен көрәшергә тиешбез. Адым саен яла ягып даныбызга пычрак ташласалар, безнең дә күңелләребез рәнҗи икәнен аңа әйтергә тиешбез.
Шуңа күрә, хөрмәтле баш казый һәм Татарстан казыйлары һәм мөселман халкы! Мин сездән бу фетнәне Татарстанда 1994-1995 нче елларда яңадан уятучы кем гарәп иленә китеп укучы шәкертләрме, әллә Татарстанда шул елларда яшәүче һәм китаплар бастырып таратучы Вәлиулла хәзрәтме? Аллаһ хакы өчен “кем гаепле” икәнлеге турында хөкем чыгаруыгызны үтенәм. Хөкем чыгарыр алдыннан ошбу хәдисне укып чыксагыз хәерле булыр иде:
قال رسول الله صلى الله عليه وسلم: القضاة ثلاثة: قاضيان في النار، وقاضي في الجنة
Ихтирам белән “Тәүбә” мәчетенең имам-хатыйбы Идрис хәзрәт Галәветдин.

16 рабигул-ахир 1433
10 март 2012.