Бер очрашу – бер гомер

, Общество

Бер очрашу – бер гомер 2012 елның 15 мартында Бөгелмә мөхтәсибәте яшьләр бүлеге шәһәрнең Үзәк балалар китапханәсендә 3нче мәктәп укучылары белән очрашу үткәрде. Очрашу барышында Коръән тарихы, дин, әхлак-әдәп турында сөйләнелде. Балаларга слайд-шоулар күрсәттеләр, соңыннан бергәләшеп “Коръән могҗизалары” дип исемләнгән фильм карадылар. Очрашуда катнашкан балаларның һәрберсенә дә истәлекле бүләкләр тапшырылган.
Мөхтәсибәтнең яшьләр бүлеге һәм “Алтын урта” берләшмәсенең Бөгелмә шәһәрендәге филиалы җитәкчесе Рафис хәзрәт Сәйфуллин әйтүенчә, бүгенге чарада 40лап кеше катнашкан. Киләсе атнада шулай ук 14нче татар гимназиясе укучылары белән очрашу оештырылачак.