Шахмат ярышлары

, Общество

Шахмат ярышлары 2012 елның 17 мартында Казанның Р.Г. Нәҗметдинов исемендәге Олимпия резервындагы үзәк спорт балалар-яшүсмерләр шахмат мәктәбендә мөселманнар арасында шахмат ярышлары узды. Үткәрелгән чарада Теләче, Чистай, Ютазы, Азнакай, Яшел Үзән, Сарман, Мамадыш районнары һәм Казан шәһәре спортсменнары катнашты. 1 урынны Буа районы мөхтәсибәте командасы алды, 2 урын – РИИ командасы, 3 урын – Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәгә бирелде. Җиңүчеләргә дипломнар, медальләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.