“Рухи кыйммәтләребезне — халыкка”

, Общество

“Рухи кыйммәтләребезне — халыкка” 17 мартта Урыссу шәһәр тибындагы поселыгында “Рухи кыйммәтләребезне — халыкка” дип аталган I региональ бәйге үтте. Үткәрелгән чарада Урыссу поселыгыннан, Бөгелмә, Баулы һәм Лениногорск шәһәрләреннән катнаштылар. Спектакльләрдә ислам кыйммәтләре, татар халкының борынгыдан килгән гореф-гадәтләре һәм традицияләре пропагандаланды. Бәйге мәгариф-агарту һәм әхлакый-тәрбияви максатлар белән оештырылган иде.
Урыссу мәдәният йортында үткән әлеге чара 200ләп кешене үзенә җыйды, алар арасында 4 районның дин әһелләре, “Фәнис” мәдрәсәсе шәкертләре, мәхәллә халкы һәм җирле халык та бар иде. Мондый төрдәге чара әле беренче тапкыр гына үткәрелүенә карамастан, күпләр канәгать калды. 1 урынга – Урыссу коллективы, 2 урынга – Бөгелмә районының Иркен авылы мәдәният йорты коллективы, 3 урынга – Баулы районы коллективы, 4 урынга Лениногосрк шәһәре лаек дип табылды.
Тамашачылар да әлеге бәйгене югары бәяләделәр, барлык оештыручыларга да рәхмәт җиткерелде.