“Никах” спектакле өченче урынга чыкты

, Общество

“Никах” спектакле өченче урынга чыкты 17 мартта ТР МДНнең Баулы мөхтәсибәтенең “Гали” мәчете мәхәллә халкы Ислам кыйммәтләрен җәмәгатьчелеккә җиткерүче спектакльләр региональ конкурсында катнашты. Әлеге бәйге Урыссу поселыгы мәдәният йортында үтте. Баулылар “Никах” темасын сәхнәләштерделәр һәм өченче урынга лаек булдылар, аларга кыйммәтле бүләкләр һәм мактау кәгазьләре тапшырылды. Әлеге сәхнә әсәрен язучы һәм сәхнәгә куючыда Баулы районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Биккинин үзе.