ТР тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу Республика Фондының чираттагы утырышы

, Общество

ТР тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу Республика Фондының чираттагы утырышы 2012 елның 19 мартында Казан Кремлендә ТР тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу Республика Фондының чираттагы утырышы узды, биредә шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре дә катнашты.
Утырышны ТРның Дәүләт киңәшчесе, ТР тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу Республика Фондының рәисе М.Ш.Шәймиев үткәрде. Ул хәбәр иткәнчә, Болгар һәм Свияжскның яңадан торгызылуына республикадан тыш, федераль бюджеттан да чыгымнар тотылганга, ай дәвамында “Яңарыш” фондының эшчәнлеге РФнең Хисап палатасы тарафыннан тикшерелгән.
Минтимер Шәймиев шулай ук Италиядә Татарстан өчен махсус заказ буенча ясалган басма Коръән РФнең мәдәният министрлыгы тарафыннан мәдәни кыйммәткә ия булуы расланганлыгын да искә төшерде. Мөселманнарның дөньядагы иң зур изге язмасы булган әлеге Коръән Гиннеслар рекорды китабына керүе турында таныклык алган.
ТРның Дәүләт киңәшчесе, ТР тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу Республика Фондының рәисе М.Ш.Шәймиев 2012 елда зур гына объектлар тапшыру күздә тотылуын һәм алдагы эшчәнлекне калган тарихи һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызуга юнәлтеләчәгенбилгеләп үтте. Үткәреләсе чараларга, бигрәк тә тикшерү эшләренә игътибарны арттырырга кирәклегенә аерым басым ясады.