Лениногорск имамнары квалификацияләрен үстерә

, Общество

Лениногорск имамнары квалификацияләрен үстерә РИУ каршындагы имамнарның квалификацияләрен үстерү Үзәгендә Татарстанның Лениногорск районы имамнары укый башлады. Районның төрле авыл җирлекләреннән җыелган 13 имам биредә 1 апрельгә чаклы булачак.
Ике атна дәвамында имамнар гакыйда, фикх, гыйбадәт, татар дин тәгълимате, имам вазыйфалары һ.б. фәннәр буенча гыйлем алачаклар. Лекцияләрне РИУ мөгаллимнәре һәм ТР МДН хезмәткәрләре укыячак.
Исегезгә төшерәбез, РИУ каршындагы имамнарның квалификацияләрен күтәрү Үзәге 2011 елның 19 сентябрендә ачылган иде. Үзәк өчен махсус өч катлы бина төзелде, укыту залларыннан башка имамнар өчен тулай торак, ашханә, юыну һәм гыйбадәт бүлмәсе дә каралган. Ай саен әлеге Үзәктә республиканың төрле районнарыннан имамнар гыйлемнәрен үстерәчәкләр.
Бүгенге көндә әлеге Үзәктә Буа, Арча, Бөгелмә, Алексеевск, Лаеш, Биектау һәм Тукай районнары белем алды, дип хәбәр итә РИУның матбугат үзәге.