Кабан буе мәчете “Изге юл” мөселман лагере оештыра

, Общество

Кабан буе мәчете “Изге юл” мөселман лагере оештыра Кабан буе мәчете мөселман балалары өчен “Изге юл” лагере оештыра. Әлеге лагерь 24 марттан 31 мартка кадәр көн саен көндезге сәгать 10.00дән 20.00гә кадәр үтәчәк. 9 яшьтән алып 15 яшькә кадәр малайларны җыю игълан ителгән. Мондый лагерьларның төп максаты – балаларны югары әхлакта тәрбияләү.