Мөфти Президент белән очрашты

, Общество

Мөфти Президент белән очрашты 2012 елның 19 мартында Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәйзовның ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән эшлекле очрашуы булды. Очрашуда шулай ук ТР Президентының дини оешмалар белән хезмәттәшлек идарәсе җитәкчесе Марат Гатин да катнашты. И.Фәйзов һәм М.Гатин Президентка Төркия Республикасының дини эшләр идарәсенең рәсми чакыруы буенча Төркиягә оештырылган сәфәр турында сөйләделәр, идарәнең җитәкчелеге белән динөлкәсендә бердәм хезмәттәшлек турында килешүне җиткерделәр. Очрашуда шулай Татарстандагы мөселман өммәтенең торышы да каралып үтте.