ЭЭМ хезмәткәрләре дин әһелләре белән очрашты

, Общество

ЭЭМ хезмәткәрләре дин әһелләре белән очрашты 19 мартта Бөгелмә шәһәренең (район) эчке эшләр органы бинасында Эчке эшләр министрлыгы (ЭЭМ) хезмәткәрләре җирле руханилар белән очрашты. Очрашуда районның имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Хәйруллин чыгыш ясады, ул дин нигезе, сабырлык, толерантлык турында сөйләде, хокук хезмәткәрләре халык каршында гына түгел, Аллаһы Тәгалә каршында да җавап тотачакларын искә төшерде. Соңыннан Георгий Победоносец храмыннан Георгий Атакай чыгыш ясады, ул исә Библиядән өзекләр китерде һәм изге китапны ЭЭМ китапханәсенә бүләк итте.
Әлеге җыелышның төп максаты замана полицейскийларының әхлак дәрәҗәләрен күтәрүдән гыйбарәт иде.