Гыйлем эстәү – фарыз гамәл

, Общество

Гыйлем эстәү – фарыз гамәл 2012 елның 16 мартында Кама Тамагы районы Иске Казиле авыл җирлегенә кергән дүрт авыл – Каратал, Иске Казиле, Атабай, Бишалаб халкы катнашында районда беренче тапкыр Коръән уку бәйгесе үткәрелде. Авыл җирлеге башлыгы Илдус Сәгъдиев катнашучыларны сәламләп, бәйгене ачып җибәрде. Коръән укучылар чыгышын тыңларга халык зал тутырып килгән иде. Бәйгедә 14 кеше – ир-ат hәм хатын-кызлар –мөэмин-мөслимәләр катнашты. Төп шарт – Коръәнне тәҗвид кагыйдәләре белән уку. Яттан уку да, карап уку да мөмкин иде. Укучылар чыгышын Габделмәҗит хәзрәт, районның мөхтәсибе Галимулла хәзрәт, Иске Казиле авыл җирлегеннән Галимҗан хәзрәт, район үзәгеннән дин сабагына өйрәтүче укытучы-остаз Фәридә Рәмиева бәяләде. Жюри, аларның hәрберсен хуплап, аерым урыннар билгеләмичә генә, 2 апрельдә узачак район этабына чакырды. Катнашучыларга бүләк итеп дини китаплар тапшырылды. Шундый ук бәйгеләр 22 мартта – район үзәгендә, 23 мартта – Олы Салтык, 29 мартта Иске Барыш авыл җирлегендә узачак.