“Исламда хатын-кыз”

, Общество

“Исламда хатын-кыз” 20 мартта милли әдәбият һәм сәнгать бүлегендә “Нәсыйхәт” клубының чираттагы утырышы үтте. Биредә “Исламда хатын-кыз” темасы буенча фикер алыштылар.Үткәрелгән чарада Баулы районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Биккинин да катнашты.
Россиядә беренче басма Коръән чыгуга 225 ел уңаеннан, ТР мөселманнары Диния нәзарәте 2012 елны Коръән елы дип игълан итте, әлеге чара да шуның кысаларында оештырылды.
Утырышка аграр көллияте студентлары – “Нәсыйхәт” клубы вәкилләре, шулай ук үзәк һәм шәһәр китапханәләре хезмәткәрләре килгән иде.
Әлеге чараның төп максаты – Ислам динендә хатын-кызның ролен билгеләү. Исмәгыйль хәзрәт никах, пәрәнҗә, мөселман хатын-кызының киеменә кагылышлы күпләгән сорауларга җавап бирде.