Коръән бәйгесе: Югары Ослан

, Общество

Коръән бәйгесе: Югары Ослан 2012 елның 20 мартында Югары Ослан муниципаль районы Югары Ослан авылының Җәмигъ мәчетендә, Коръән елы уңаеннан, “Коръән укучылар бәйгесе” үтте. Бәйгедә Югары Ослан авылының гимназия һәм урта мәктәп укучылары, мәхәллә халкы, район имамнары һәм кунаклар катнашты. Бәйге хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен аерым үтте. Районның имам-мөхтәсибе Гали хәзрәт Җиһаншин Коръән укуның фазыйләтләре турында вәгазь сөйләп үтте. Жюри составында Казан шәһәренең “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең югары курс студентлары, район имамнары чакырылган иде.