Мөфти һәйкәлне күчерү киңәшмәсен үткәрүне сорап чыкты

, Общество

Мөфти һәйкәлне күчерү киңәшмәсен үткәрүне сорап чыкты Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәйзов һәм ТР Президентының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Марат Гатин мөрәҗәгатьнамәсе буенча, 21 мартта “Яңарыш” фондында 12 метр биеклектәге канатлы барс һәйкәлен Болгар шәһәрендә кую буенча киңәшмә үтте. Киңәшмәдә Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев та катнашты. Үзара фикер алышканнан соң, һәйкәлне Болгар дәүләте тарихы музее ягында, причал бинасында урнаштырырга дигән фикергә килделәр, ягъни ул мөселман һәйкәлләреннән читтә урнаштырылачак.