Канатлы барсны Болгарда урнаштыру буенча Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзовның фикере: Канатлы барсны Болгарда урнаштыру буенча Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзовның фикере:

, Общество

«21 мартта “Яңарыш” фондында, Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев җитәчелегендә, 12 метрлы канатлы барс һәйкәлен Болгар шәһәрендә урнаштыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды Үзара фикер алышканнан соң, һәйкәлне Болгар дәүләте тарихы музее ягында, причал бинасында урнаштырырга дигән фикергә килдек, ягъни ул мөселман һәйкәлләреннән читтә урнаштырылачак.
Канатлы барс – Идел болгарларының дәүләт символы, ул ислам динен кабул иткәнчегә кадәр кулланыла, шуңа да дингә бернинди дә катнашы юк. Мин, Татарстан мөселманнарының җитәкчесе Мөфти буларак, бары тик дини яктан гына үземнең фикеремне җиткерәм. Әлеге мәсьәләгә тарихи яктан якын килсәк, мәдәни һәйкәлләр рәтендә канатлы барсның булуында бернинди дә каршылык күрмим.