“Югары Осландагы картлар һәм инвалидлар интернат-йорты”на 10 ел

, Общество

Бүген 23 мартта Югары Ослан муниципаль районының мәдәният йортында “Югары Осландагы картлар һәм инвалидлар интернат-йорты”на 10 ел булуга багышланган бәйрәм чарасы үтте Бүген 23 мартта Югары Ослан муниципаль районының мәдәният йортында “Югары Осландагы картлар һәм инвалидлар интернат-йорты”на 10 ел булуга багышланган бәйрәм чарасы үтте. Үткәрелгән чарада ТРның кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сабурская Сәрия Харис кызы, район башлыгы Марат Галимҗан улы, ТР МДНнең хәйрия һәм ярдәм күрсәтү бүлеге җитәкчесе Садыйкова Гөлнара Фәрит кызы, район имам-мөхтәсибе Гали хәзрәт Җиһаншин, Хезмәт,халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының социаль ярдәм күрсәтү методологиясе бүлеге җитәкчесе Фомичева Татьяна Васильевна һ.б.лар катнашты. Кунаклар өчен интернат-йорт буенча кечкенә генә экскурсия әзерләнгән иде һәм интернатта тәрбияләнүчеләр белән танышу булды. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең хәйрия һәм ярдәм күрсәтү бүлеге җитәкчесе Садыйкова Гөлнара Фәрит кызы барлык кешеләрне дә бәйрәм белән котлады һәм “Европа плюс” радиосы белән бергәлектә 2012 елның 1 февраленнән 10 мартына кадәр уздырылган “Йөрәктән йөрәккә” акциясенә йомгак ясады. Әлеге акция кысаларында гигиена чаралары, өлкәннәр өчен памперслар һәм урын-җир әйберләре җыелды.
50 кешегә исәпләнгән әлеге интернат-йорт өлкән яшьтәгеләргә һәм инвалидларга стационар хезмәт күрсәтә. Ул 2002 елда булдырыла, 2007 елда автоном учреждение буларак эшли башлый. Аның эшчәнлеге дәүләт тарафыннан социаль һәм өстәмә түләүле хезмәтне җиткерүгә юнәлтелгән.